news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикакүләм ифтарны оештыручылар чараның югары дәрәҗәдә узачагын вәгъдә итте

Быел җиденче тапкыр үткәреләчәк ифтарга 15 мең кеше килүе көтелә.

Республикакүләм ифтарны оештыручылар чараның югары дәрәҗәдә узачагын вәгъдә итте
Рамиль Гали/архив
(Казан, 17 май, "Татар-информ", Лилия Локманова). 25 май көнне "Казан-Арена" стадионында Республикакүләм ифтар югары дәрәҗәдә үткәреләчәк. Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында стадионның генераль директоры Радик Миңнәхмәтов шулай дип белдерде. 
 
"Футбол уеннарына без һәрвакыт әзер. Республика ифтарына да күптәннән әзерлек бара. Без аны югары дәрәҗәдә үткәрергә тиеш", - диде стадион директоры. 
 
Быел җиденче тапкыр үткәреләчәк ифтарга 15 мең мөселман килүе көтелә. 
 
"Без ел саен яхшы бәяләмәләр ишетәбез. Җитәкчеләрдән алып, гади халыкка кадәр, төрле катлам кешеләре бергә, бер өстәл артында утырып ашаулары, намаз укулары күңелле. Бу безнең йөрәкләребезне берләштерә", - диде ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин. 
 
Алдагы елда 10 мең, быел 15 мең кешенең бергә җыелуы, киләчәктә республикада күп күләмле халыкка бергә җыелып, намаз укый алырлык урын булдыру ихтыяҗын күрсәтүен дә белдерде мөфти. 
 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100