news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Республикакүләм ифтарга билетларны кайдан аласы билгеле булды
Хатын-кызлар стадионга Ямашев урамы ягындагы ишектән, ә ир-атлар Чистай урамы ягыннан керәчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку

архив/Рамиль Гали
(Казан, 17 май, "Татар-информ", Лилия Локманова). 25 май көнне "Казан-Арена" стадионында узачак Республика ифтарына билетларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән, мәчетләрдән, "Туган авылым" комплексыннан алырга мөмкин. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуынды билгеле булды.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова хәбәр итүенчә, ифтарда Казанда яшәүче мөселманнар гына түгел, районнардан да вәкилләр киләчәк.
"Хәзергә республикада 2,5 мең билет таратылган. Районнардан дин әһелләре генә түгел, ә күп балалы гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр дә киләчәк", - диде ул.
Айгөл Биктимерова сүзләренчә, иң мөһиме - билетны алып киткән кеше чарага килмичә калмасын иде. "Билетлар кемнеңдер кулына эләгеп, алар кулында калмаслык итеп эшлибез", - диде социаль үсеш бүлеге җитәкчесе.
Хатын-кызлар стадионга Ямашев урамы ягындагы ишектән, ә ир-атлар Чистай урамы ягыннан керәчәк.
Районнардан кунакларны Республика ифтарына алып килүне җирле мөхтәсибәтләр оештыра. Үз машиналарында килүчеләр өчен стадион янындагы парковкадан файдалана алачак. Ифтарда эшләүче бер мең волонтерны исә, чара тәмамланганнан соң, автобуслар белән тукталышларына кадәр илтәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot