Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Республикакүләм Чыршы бәйрәмендә Тукай әкиятләренә нигезләнгән тамаша күрсәтәләр
Бүген Казанның “Татнефть-Арена” боз сараенда республика күләмендәге Яңа ел бәйрәме уза.

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген Казанның “Татнефть-Арена” боз сараенда күрсәтеләчәк республика күләмендәге Яңа ел бәйрәме тамаша программасы Габдулла Тукай әкиятләренә нигезләнеп төзелгән. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
“Республикакүләм Чыршы бәйрәменә 8 меңләп уку алдынгысы, олимпиадаларда җиңүчеләр, Татарстанның балалар иҗтимагый оешмалары активистлары һәм әйдәп баручылары чакырылган. Тантаналы чарада 7 яшьтән 17 яшькәчә балалар катнаша. Аларга Габдулла Тукай әкиятләренә нигезләнеп төзелгән “Әкиятләрнең кайтуы” тамашасы күрсәтеләчәк”, - диде ул.
Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, тамашада меңгә якын артист һәм җырчы катнаша. Шулай ук популяр җырчы Юлианна Караулованың да чыгыш ясавы көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз