news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикакүләм Чыршы бәйрәме быел «Татнефть-арена»да узачак

Анда 8 меңләп уку алдынгысы, олимпиадаларда җиңүчеләр, Татарстанның балалар иҗтимагый оешмалары активистлары һәм әйдәп баручылары чакырылган.

 (Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Казанның «Татнефть-арена» боз сарае 25 декабрьдә республика күләмендәге Яңа ел бәйрәмен уздыра. Чыршы бәйрәменә 8 меңләп уку алдынгысы, олимпиадаларда призлы урын алучылар, Татарстанның балалар иҗтимагый оешмалары активистлары һәм әйдәп баручылары чакырылган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шоуны куючылар Яңа ел тамашасына “Кар патшабикәсе” -“Снежная королева” әкиятен нигез итеп алганнар.

Гадәт буенча, якынлашып килгән Яңа ел белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котларга килер дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100