Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республикакүләм Чыршы бәйрәме 22 декабрьдә була
Республика Яңа ел чыршысының утлары "Татнефть-арена"да кабыначак
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Республикакүләм Яңа ел чыршысы Казанда 22 декабрьдә узачак. Министрлар Кабинетының 2014 елның 1 ноябрендә кабул ителгән 2246нчы карарын бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков имзалаган.
“Татнефть-арена” спорт боз сараенда куелачак Яңа елның төп чыршысына балалар һәм яшьләр иҗат конкурсларының, фестивальләр һәм олимпиадаларның җиңүчеләре, шулай ук социаль яктан яклауга мохтаҗ булган гаиләләрдән балалар һәм яшүсмерләр чакырылачак.
ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов җитәкчелегендәге оештыру комитетына 20 ноябрьгә кадәр чараны әзерләү һәм үткәрү планын эшләп расларга йөкләнелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз