news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикакүләм бәйгедә тукайлы җиңү яулады

Бәйгедә катнашучыларның барысына да катнашу сертификатлары, ә җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.

(Тукай районы, 22 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Яр Чаллы шәһәренең балалар иҗат үзәгендә «ТРның балигъ булмаганнар арасында иң яхшы иҗтимагый тәрбиячесе» дип исемләнгән II республикакүләм бәйгесенең карап алу этабы үтте. Конкурста Яр Чаллы шәһәренең Автозавод, Үзәк, Комсомол районнарыннан, шулай ук Әгерҗе, Актаныш, Зәй, Түбән Кама, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Мамадыш һәм Тукай районнарыннан балигъ булмаганнар арасында эшләүче иҗтимагый тәрбиячеләр катнашты, дип яза җирле басма.

Тукай районы данын Круглое Поле поселогының урта мәктәбе физика укытучысы Светлана Рогова яклады һәм нәтиҗәдә III урынга лаек дип табылды. Катнашучылар жюри әгъзаларына визит карточкасын (үз-үзең белән кыскача таныштыру) тәкъдим иттеләр һәм соңыннан алар белән балигъ булмаганнар арасында эшләүнең нечкелекләренә басым ясап, әңгәмә оештырылды. Монда мәсьәләгә карата иҗади якын килүлек, тапкырлык, үзенчәлеклек бәяләнде.

Бәйгедә катнашучыларның барысына да катнашу сертификатлары, ә җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.

Шуны да әйтергә кирәк: республикакүләм бәйгедә җиңү яулаганнарны 2018 елның гыйнвар аенда Казан шәһәрендә балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенең оешуына 100 ел булу уңаеннан оештырылган олы чарада бүләклиячәкләр, дип хәбәр итә район балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе һәм аларның хокукларын яклау бүлеге баш белгече, җаваплы сәркатип Гөлнара Хөснетдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100