news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Республикага стажировка узу өчен алман эшмәкәрләре килде

3 атна дәвам итәчәк стажировка программасында лекцияләр, республиканың әйдәп баручы предприятиеләрендә булу, кече һәм урта бизнес белән танышу каралган

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстанга стажировка узу өчен алман эшмәкәрләре төркеме килде. Икътисад министрлыгыннан алынган хәбәрләргә караганда, ТР Хөкүмәт йортында республика башкарма хакимият органнары вәкилләренең Германия менеджерлары белән очрашуы үткән.

Алман эшмәкәрләренең стажировкасы РФ халык хуҗалыгы өчен идарәче кадрларны әзерләү турындагы Президент программасы кысаларында уза. Шунысы игътибарга лаек: бу Алмания белгечләре тарафыннан Татарстанның бизнес-климатын һәм биредә уртак проектлар оештыру мөмкинлеген өйрәнү буенча беренче тәҗрибә проекты булып тора. ТР икътисад министры Марат Сафиуллин кунакларга республиканың икътисади, сәнәгый, фәнни потенциалын тәкъдим иткән, республикада алып барылучы социаль сәясәтнең мөһим юнәлешләре, 2013 елда Казанда узачак Универсиада, татар халкының милли бәйрәме- Сабан туе хакында мәгълүмат биргән.

Алман эшмәкәрләрен, аерым алганда, Татарстан студентларының чит илләрдә белем алу мөмкинлекләре кызыксындырган. Марат Сафиуллин ассызыклаганча, безнең медиклар арасында Алманиянең уку йортлары аеруча популярлык казана. Яшь белгечләрнең белемен күтәрү буенча Президент программасы нигезендә, ел саен чит илләрнең белем бирү үзәкләрендә 600-700 студент, магистр, яшь мөгаллим укып чыга.

Алман эшмәкәрләренең Татарстандагы стажировкасына килгәндә, ул 3 атна дәвам итәчәк. Программада лекцияләр, республиканың әйдәп баручы предприятиеләрендә булу, кече һәм урта бизнес белән танышу каралган.


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100