news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикага Милли сәнгать йорты кирәк – Айрат Хәмитов

12 һәм 13 декабрьдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең юбилей концерты була.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Казанда бик сирәк чыгыш ясавы аның үз концерт залы булмауга да бәйле. “Залыбыз булса Казанда без тагын да ешрак концертлар куяр идек тә бит”, – диде коллективның Татарстан районнарында, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә еш чыгыш ясавын санап үткәннән соң ансамбльнең баш балетмейстеры Раилә Гарипова. Ансамбльнең 80 еллыгына багышлап «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткәргән матбугат конференциясендә журналистлар концертларның Казанда аз булуы турында сораштылар.

“Әйе, зал булса яхшы булыр иде, әмма залның прокаты белән шөгыльләнә торган концертлар агентлыгына да әвереләсе килми, – диде ансамбль директоры Юрий Жуков. – Ул зал үзен акласын өчен ул тулы көченә – иртәдән кичкә кадәр һәм төнлә дә эшләп торырга тиеш. Студияләр эшләргә тиеш, түгәрәкләр... Без ул залдагы коллективларның берсе була алабыз. Беренче чиратта, коллективка репетиция залын зурайтырга кирәк. Без бик уңайсыз кысан шартларда эшлибез. Репетиция залы безнең өчен концерт залына караганда да алдарак торган ихтыяҗ”.

Директор ике көнгә Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсен биргән өчен театр директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗановка рәхмәтләрен җиткерде.

“Штат мөмкинлегебез булса, коллективның бер өлеше стационар концертлар биреп, икенче өлеше гастрольләрдә йөрер иде. “Кубань казаклары хоры” шундый режимда эшли. Аларның коллективында 200 кеше һәм аларның мондый мөмкинлеге бар. Үзем артист булган кеше буларак әйтәм – репетиция залы һәм стационар сәхнәдәге чыгышлар артистны чикли, – дип үз фикерен җиткерде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов. – Гастроль карашларны киңәйтә, артистлык осталыгын арттыра. Ә инде үз йортыбыз була икән, ул Милли сәнгать йорты булырга тиеш. Анда татар милли костюмнары тарихы, татар милли уен кораллары тарихы күрсәтелергә тиеш, ансамбльнең балалар студиясе эшләргә тиеш – балалар биергә генә түгел, бөтен милли сәнгатькә өйрәнергә тиешләр. Мондый йорт безнең өчен кызыклы булыр иде”.

Мәгълүмат өчен: 12 һәм 13 декабрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Татарстан Республикасы Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең юбилей концерты була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100