news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикадка балалар хәрәкәте структурасы булдырылырга тиеш - Энгель Фәттахов

Безнең максат — мәктәпләрдә белем бирүдән тыш, тәрбияле балалар чыгару, ди министр

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов республика депутатлары каршында чыгыш ясады. Чыгышында ул 2016 елда республикада мәгарифне үстерү программаларының гамәлгә ашыру барышы хакында бәян итте. Докладтан соң парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Татарстан мәктәпләрендә балалар хәрәкәтен яңарту, аларга тәрбия бирү мәсьәләсен күтәрде.

“Безнең максат — мәктәпләрдә белем бирүдән тыш, тәрбияле балалар чыгару. Дөрес, бу мәсьәләгә күпмедер күләмдә салкын караш булды, дип әйтергә мөмкин. Соңгы вакытта Россия күләмендә балалар хәрәкәтләрен җанландырып җибәргән Указ чыкты. Шул ук вакытта тәрбия мәсьәләсе буенча республикада концепция кабул ителде. Ничек кенә булмасын, министр буларак шуны әйтәсем килә: республикадка балалар хәрәкәте структурасы булдырылырга тиеш”, - диде Энгель Фәттахов. Ул бу юнәлештә эшләр инде башкарылуын, мәгариф бүлеге җитәкчеләренең тәрбия буенча урынбасарлары булдырылуын, методист, социаль педагоглар барлыкка килүен билгеләп үтте.

Бу эш безнең өчен бик мөһим һәм без аны системалы рәвештә алып барачакбыз, дип вәгъдә бирде мәгариф һәм фән министр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100