news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикадагы муниципаль музейларның 38 проценты капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ

Татарстанда 150 гә якын музей исәпләнә.

(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанда 14 дәүләт музее һәм аларның 43 бүлекчәсе исәпләнә. Тагын 49 муниципаль музей һәм аларның 43 бүлекчәсе бар. 2015 елда республика музейлары һәм музей-тыюлыкларына 382 млн 510 мең сум акча бүлеп бирелгән. Алардан 77 млн 796 мең сум керем кергән.

Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы депутатларының 22 нче утырышында хөкүмәт сәгате барышында республиканың мәдәният министры Айрат Сибагатуллин хәбәр итте. Аның чыгышы төбәктәге музейлар һәм музей эшчәнлегенә багышланды.

“Бүген музейлар борынгы әйберләрне, мәдәни мирасны саклау урыны гына түгел, ә мәдәни социаль-туристик инфраструктура объекты да. Заманча музей ул мәдәниятләр диалогы мәйданчыгы да. Яшь буында ватанпәрвәрлык хисен тәрбияли торган көчле корал да булып тора”, - диде ул.

Министр билгеләп үткәнчә, Россиядә музейларга йөрүчеләр саны ел саен 13 процентка арта. Бу күрсәткеч Татарстанга да кагыла. 2015 елда, мисал өчен, 2014 ел белән чагыштырганда, музей һәм күргәзмәләргә йөрүчеләр саны 22 процентка арткан һәм 4 млн 284 мең тәшкил иткән. Шуларның 3 милионнан артыгы дәүләт музейлары һәм музей-тыюлыкларына килгән. 2016 елда бу күрсәткеч 3,5 млн кеше тәшкил итә.

Айрат Сибагатуллин сүзләренчә, республикада балалар иҗат үзәге булдырылачак. Хәзер аның эскиз проекты әзерләнгән.

Министр Татарстанның Милли музеенда күргәзмәләр оештыру өчен мәйданның җитмәвен дә билгеләп үтте. Мисалга ул 680 мең экспонатның бары 12 меңнән артыгы гына музейның төп фондында саклануын китерде.

Виртуаль музейларның мөһимлегенә басым ясап, Айрат Сибагатуллин мондый ысул ярдәмендә музей һәм архив фондында саклана торган экспозицияләрне карау һәм мәгълүмат алу мөмкинлеге зур булуын ассызыклады. Моңа бәйле рәвештә, ел азагына кадәр Татарстанның 14 дәүләт һәм 49 муниципаль музее автоматлаштырылган мәгълүмат системасына тоташтырылачак.

Тармак министры музейларның проблемаларына тукталып, матди-техник базаның җитмәвен билгеләп үтте. “Муниципаль берәмлекләрдәге музейларның 38 проценты капиталь төзекләндерү таләп итә”,- диде Айрат Сибагатуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100