news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Республикада “Журналист һөнәрен алыштыра” акциясе дәвам итә

Казанның 50 журналисты бер көн Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре ролен башкарырга теләк белдерде

(Казан, 8 декабрь, “Татар–информ”, Артур Еникеев). Татарстанда инде икенче атна ТР Эчке эшләр министрлыгы игълан иткән “Журналист һөнәрен алыштыра” дигән PR-акция дәвам итә. Аның барышында гаммәви мәгълүмат чарасы хезмәткәренә Эчке эшләр министрлыгының үзе сайлап алган теләсә кайсы бүлекчәсендә бер эш көнен үткәрергә тәкъдим ителә. Анда журналист милициянең әлеге бүлекчәсенең үзенчәлеге һәм эчке проблемалары белән таныша ала.
Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, бары тик Казанда гына да 50 журналист акциядә катнашырга теләк белдергән. Акция 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100