news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикада җылылык өчен бурычлы торак оешмаларының 8е кайнар су белән тәэмин ителми

Ул «кара» исемлеккә Казан, Чаллы, Түбән Кама торак оешмалары кертелгән

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Хәзерге вакытта Татарстанда җылылык өчен бурычлары булган торак оешмаларының 8е кайнар су белән тәэмин ителми. Бу чара исә сарыф ителгән җылылык өчен 2 айдан артык бурычы булганнарга карата кулланыла, закон да шундый мөмкинлек бирә.

Бүген журналистлар белән очрашу барышында «Татэнергосбыт» ААҖ директорының энергия һәм куәт сатып алу һәм сату буенча беренче урынбасары Олег Зверев шулардан Казанның 3, Чаллы һәм Түбән Каманың 2шәр оешмасын телгә алды. Аларның «Татэнергосбыт»ка гомуми бурычы 1,4 млн. сум тәшкил итә.  Казанның «Казанка-15» торак-төзелеш компаниясе (ЖСК), «Победа-2» белән «Фучика 8Б» торак милекчеләре ширкәтләре (ТСЖ); Чаллының «Общежитие» муниципаль унитар предприятиесе, «Камстройсервис»  торак-эксплуатация идарәсе; Түбән Каманың «ЖКХ Нижнекамский» ҖЧҖ һәм Химиклар ур., 21 йорты советы әлеге «кара» исемлеккә кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100