news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республикада яшүсмерләр клубларын төзекләндерүгә 2018 елда 100 миллион сум акча бирелде

2015-2017 елларда Татарстанда яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерүгә 300 миллион сум тотылды.

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Диана Авакян). Татарстанда 2018 елда яшүсмерләр клубларын ремонтлауга 100 миллион сум бүленеп бирелде. Бу акчаларга 28 объект ремонтланачак.

Республикада яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт үткәрү программасы 2015 елдан тормышка ашырыла. Ике елда 86 объектка ремонт ясалган. Бу максатларга барлыгы 300 миллион сум тотылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot