news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикада яшәүчеләр арасында контракт буенча хәрби хезмәтнең популярлыгы арткан

Ел саен Татарстаннан 600дән 1 меңгә кадәр кеше сайлап алуның барлык чараларын уңышлы үтә.

Республикада яшәүчеләр арасында контракт буенча хәрби хезмәтнең популярлыгы арткан
Владимир Васильев

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин республикада яшәүчеләр арасында контракт буенча хәрби хезмәтнең популярлыгы артуын билгеләп үтте. Бу хакта генерал-майор кичә Казан югары танк-команда училищесында үткән брифингта әйтте.

“Контракт буенча хәрби хезмәтнең популярлыгы артуына югары һәм урта һөнәри белем алучылар да тәэсир итә. Контракт буенча бер ел хезмәт итү урынына кимендә ике ел хезмәт итәсе булса да, хезмәтне узу шартлары артык кызыклы булып тора. Егетләрнең күбесе бер контракт бетүгә яңганы төзи”, - диде Сергей Погодин.

Ел саен Татарстаннан 600дән 1 меңгә кадәр кеше сайлап алуның барлык чараларын уңышлы үтә һәм РФ Оборона министрлыгының хәрби өлешләрендә контрактлар төзи.

“Татарстанлыларның күбесе контракт буенча хезмәт итү урыннарын якын-тирә төбәкләрдә, мәсәлән, Самара һәм Чиләбе өлкәләрендә сайлый. Әмма кайберәүләр үзләрен артык кырыс шартларда – Камчаткада һәм Курильск утрауларында сынарга тели”, - диде Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100