news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республикада янгын чыгуны кисәтү төркемнәре өч көн эчендә өч меңгә якын йортта булган

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән 5723 граждан танышкан.

(Казан, 3 гыйнвар, “Татар-информ”). Яңа елны бәйрәм итү көннәрендә янгын чыгуның күпчелек очраклары шәхси торак секторларында күзәтелә. Бу уңайдан янгын чыгуны кисәтер өчен профилактика төркемнәре эзлекле эш алып барган.Шундый 155 төркем булдырылган. Бу хакта Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Профилактика төркемнәренең эше 2016 елның 31 декабреннән башлап, 2017 елның 2 гыйнварына кадәр дәвам иткән. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән 289 (гомуми саннан 1,2 процент) күпфатирлы йортта һәм 2448 (гомуми саннан 0,5 процент) шәхси йортта торучылар танышкан.

Шул исәптән, профилактика төркемнәре күп балалы гаиләләр, ялгыз, өлкән яшьтәге кешеләр һәм алкоголь һәм наркотик куллану гадәте булган гражданнар йортларында булган.

Моннан тыш, гражданнар белән очрашулар үткәрелгән. Шулай итеп, 97 җыен оештырылган. Аларда 1347 кеше катнашкан. Гомумән, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән 5723 граждан танышкан.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot