news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республикада ял көннәре эссе булачак

Татарстан синоптиклары аномаль эссе һава шартлары турында кисәтә

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада кояшлы көн, явым-төшем көтелми.
Казанда температура 34-36 градус җылы, ә Татарстан буенча температура 33-37 градус тәшкил итәчәк.
27 июньгә каршы төндә Татарстанда аяз һава көтелә. Температура 17-22 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе сайтында.
Татарстан синоптиклары 26-28 июньдә ТР территориясендә (температура 33-37 градус күләмендә) аномаль эссе һава шартлары турында кисәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot