news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республикада видеотеркәү приборларының ялганнары, ягъни “күке”ләр куела

Видеотеркәү приборлары куйганнан соң, Казанда тизлек арттыру сәбәпле килеп чыккан һәлакәтләрне 13 процентка киметергә мөмкинлек биргән

(Казан, 7 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Соңгы елларда, төгәлрәге, законлы нигездә 2008 елның 1 июленнән Татарстанда транспорт һәлакәтләрен киметү максатында кулланылышка кертелгән видеотеркәү системасы Казан шәһәрендә аеруча киң кулланыла. Андый видеотеркәү приборлары куйганнан соң, башкалада тизлек арттыру сәбәпле килеп чыккан һәлакәтләрне 13 процентка киметергә мөмкинлек биргән (транспорт һәлакәтләренең 2008 елда 31 проценты тизлек арттырудан булган, 2009 елда – 18 проценты).

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында журналистлар белән очрашкан республиканың ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкат Миңнеханов белдерде. Аның сүзләренчә, быел Казан юлларының транспорт һәлакәтләре еш була торган урыннарына өстәмә видеотеркәү стационар комплекслары кую планлаштырылган. Шундый ук хәтәр урыннар Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә дә бар. Моннан тыш, юллардагы патруль хезмәте экипажларында күчерелмә видеотеркәү комплекслары кулланыла.

Шушы система ярдәмендә светофорның “кызыл” төсенә чыккан транспорт чараларының автомат режимда теркәлүе мәгълүм, Казанда ул былтырдан бирле гамәлдә, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәттә дә алар белән җиһазландырылган юл чатлары бар. “Тизлек режимын бозганнарны автомат рәвештә видеотеркәү системасы ярдәмендә “каптыра” башлаганнан бирле, радар-детекторлар сату күләме артты, сораштырулар нигезендә, рульдәгеләрнең кимендә 30 проценты аннан файдаланганлыгы беленде. Шуңа күрә, быел күбрәк мобиль, ягъни күчерелмә видеотеркәү приборлары һәм “күкеләр”, ягъни автомат видеотеркәү нурланышын бирә торган имитаторлар кую эше дәвам иттереләчәк”, - дип аңлатты Р.Миңнеханов. “Татар-информ” хәбәрчесенә җавап биреп, күчерелмә приборларның 1се 450-500 мең сум тора, “күке”ләр алардан 40 тапкырга арзанрак бәядә һәм соңгыларын быел 100 данәләп алдырырга исәп бар, алга таба алар санын 300гә җиткерү ниятләнә, диде. Аңлашыла ки, болар барысы да республика бюджеты хисабына тәэмин ителә.

Имитатор, ягъни видеотеркәү камерасының ялганы чыныннан 40 тапкырга арзанрак, һәлакәтләрне киметүдә нәтиҗәлелеге югары булачак, дип саный республиканың баш автоинспекторы.

news_right_1
news_right_2
news_bot