news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикада уза торган авыл хуҗалыгы ярмикәләренә 1 млрд сумлык азык-төлек китерелгән

Зур шәһәрләрдән тыш, ярминкәләр Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Зәй, Түбән Кама, Чистай, Алабуга шәһәрләрендә үтә.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Республикада үтүче традицион көзге ярминкәләр вакытында сәүдә мәйданнарына 1 млрд сумнан артык азык-төлек китерелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов җиткерде. Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Н.Титов сүзләренчә, быел көзге ярминкәләр 10 сентябрьдә башланып киткән. Казанда сәүдә ун, Чаллыда өч, Яшел Үзән районында (Октябрьский бистәсе) бер мәйданда оештырылган. 12 ярминкә үткәрелгән, аның нәтиҗәләренә күз салсак , мәйданнарга җәмгысе 763,2 млн сумлык азык-төлек китерелгән. Аерым алганда, 11 мең тонна бәрәңге һәм яшелчәләр, 1 мең тонна ит, 700 тонна он, 400 тонналап сөт, 1 тонналап шикәр комы, 6,2 млн данәдә йомырка сатылган.

Атна саен 500 автомашина Казан сату мәйданнарына һәм 200 данәдә техника Чаллыда узучы ярминкәләргә азык-төлек ташыган.

Эре шәһәрләрдән тыш, ярминкәләр Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Зәй, Түбән Кама, Чистай, Алабуга шәһәрләрендә үтә. Бирегә барлыгы 242,8 млн сумлык азык-төлек сатуга китерелгән.

Шәһәр халкы ит, йомырка, сөт, ярма һәм башка товарларны кибетләрдәге сатып алу бәясеннән 30 процентка кадәр ким бәядән ала алалар.

Николай Титов әйтүенчә, быел да узган елдагы кебек, ярминкәдә катнашучыларның транспорт чыгымнары компенсацияләнә. Түләүләр якын көннәрдә башкарыла башлаячак.

Ярминкәләрдә агрохолдинглар аеруча актив. Аерым алганда, «Ак Барс», «Татагрохим», «Татмелиорация», «Татагролизинг» компанияләре һәм «Майский» теплица комбинаты, дип билгеләп үтте министрлык вәкиле. «Татпотребсоюз предприятиятиеләре турында әйтми мөмкин түгел. Ярминкәләрдә кулланучылар җәмгыятенең 33 районы катнаша. Ассортимент ягыннан булган кебек хезмәт күрсәтү ягыннан да Алексеевск, Саба, Буа, Кама Тамагы, Балтач, Мамадыш, Лаеш, Минзәлә, Ютазы һәм Тукай районнары райполары яхшылардан санала», - диде Н.Титов.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярминкәләрдә катнашкан өчен рәхмәтен җиткерде. Ул әлеге чараның шәһәр халкы арасында бик популярлык алуын, кышка чагыштырмача арзан бәядән экологик чиста азык-төлек запасы булдыруларын билгеләп үтте. Шәһәр хакимияте үз чиратында фермерларга сату оештыру өчен ярдәм күрсәтү, тиешле шартлар тудыру кирәклеген җиткерде ТРПрезиденты.

Н.Титов өстәп, параллель рәвештә кечкенә авыллар халкын махсус җиһазландырылган машиналарда көндәлек кирәк-ярак белән тәэмин итү эшләре баруын да җиткерде. 2016 елда кибетләре булмаган 500 авылда күчмә сәүдә оештырылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә стационар сәүдә объектлары республиканың 780 торак пунктында юк.

«Сәүдә машинасы кайсы көнне, сәгать ничәдә киләсе авыл халкына алдан хәбәр ителә. Азык-төлектән тыш заявка буенча көнкүреш техникасы, электр товарлары, җиһаз һәм башка кирәкле нәрсәләр алып барыла, - дип хәбәр итте Николай Титов. - Уртача һәр автолавка авылга бер тапкыр чыгуда 8-10 мең сумлык товар сатып кайта».

«Күчмә сәүдә – кечкенә авылларны азык-төлек белән тәэмин итүдә бердәнбер чара. Алга таба да дәвам итеп, барлык 780 торак пунктка да сәүдә хезмәте күрсәтергә кирәк. Муниципаль район башлыклары һәм Татпотребсоюз җитәкчеләре игътибарын шуңа юнәлтәсем килә: бу сезнең эшегез, әлеге мәсьәләне һәрчак даими контрольдә тотарга кирәк», - дип белдерде Татарстан Президенты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100