news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республикада утлы коралы булганнарны тикшерү буенча оператив-профилактик чаралар үздырыла

Шулай ук халыкта законсыз сакланган утлы коралны кабул итү буенча да эш активлаштырыла, дип белдерде ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының бүлек җитәкчесе И.Халилов

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында 1 июньнән 1 августка кадәр Татарстанда игълан ителгән утлы коралы булганнарны тикшерү буенча оператив-профилактик чаралар һәм халыкта кораллану чараларын акча түләп алу эшләре буенча брифинг үткәрелде. Татарстанның үзәк массакүләм мәгълүмат һәм коммуникация чаралары журналистларына шул хакта мәгълүмат бирү, әңгәмәләшү өчен әлеге министрлыкның лицензия-рөхсәт бирү эше һәм шәхси детектив һәм сакчылык эшчәнлеген контрольда тоту бүлеге җитәкчесе Илдус Халилов килде.

 Хәзерге вакытта республикада ау мылтыгы, кыскартылган карабин, газ пистолеты, револьвер кебек 70 меңнән артык төрле корал, тагын 8 мең чамасы шәхсән саклану өчен травматик корал теркәлгән. Бүлек башлыгы сүзләренчә, шушы ике айлык барышында төп максат – һәрбер кораллы кешенең корал саклау шартларын тикшерү, аны саклау, күчереп йөртү һәм куллану кагыйдәләрен белү-белмәвен ачыклау. Чөнки гамәлдәге закон буенча, корал аның хуҗасы яшәгән урында бинага беркетелгән махсус сейфта сакланырга тиеш, ә инде яшәү урыны үзгәргән очракта эчке эшләр бүлегенә хәбәр ителүе шарт. Корал исә теркәлгән тәртип саны буенча аерым-аерым тикшерелә.

 Оператив-профилактика чаралары әле башланып кына китүенә карамастан, 2 көн эчендә милиция хезмәткәрләре гражданнарда корал саклау, аны күчереп йөртү, вакытында янә теркәлү узу (һәр 5 ел узган саен ул процедура таләп ителә) һ.б. хилафлыклар буенча 100ләп очракны фаш иткән. Нәтиҗәдә, 95 берәмлек төрле корал, шул исәптән 27 травматик корал әйләнештән алынган, аларның хуҗаларына карата 98 административ эш кузгатылган.

 1995 елдан Татарстан территориясендә Министрлар Кабинетының гамәлгә кергән «ТР территориясендә корал, сугыш кирәк-яраклары һәм шартлаткыч матдәләрнең законсыз әйләнешен кисәтү буенча чаралар турында»гы карары чыкканнан соң, халыкта законсыз сакланган коралны кабул итеп алу эше даими алып барыла. Әйтик, шушы вакыттан бирле эчке эшләр органнарына 26 мең кеше барлыгы 18 мең берәмлек утлы корал, 160 меңнән артык патрон ише сугыш кирәк-ярагы, 110 килограммнан артык шартлаткыч матдә, 1,1 меңнән артык детонатор һәм 569 сугыш гранатасы тапшыру теләге белән мөрәҗәгать иткән, аларга барлыгы 9 млн. сумнан артык күләмдә акча түләнелгән. Шул исәптән быел 5 айда эчке эшләр органнарына 1,5 мең кеше законсыз сакланган коралны тапшырырга үзләре теләк белдергән, алардан исә 883 берәмлек утлы корал, 723 сугыш кирәк-ярагы, 9 граната, 2 снаряд кабул итеп алынган. Шуңа бәйле рәвештә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының лицензия-рөхсәт бирү эше һәм шәхси детектив һәм сакчылык эшчәнлеген контрольда тоту бүлеге җитәкчесе Илдус Хәлилов басым ясап әйткәнчә, соңгы 10 елда утлы корал белән бәйле җинаять эшләре 18 тапкырга кимегән.

 ТР Министрлар Кабинеты карары буенча, корал тапшырган затларга түбәндәге тәртиптә акча түләнелә:

 көпшәсе кыскартылган утлы корал өчен – 3 мең сумга кадәр,
 шартлаткыч матдәләр (тротил, аммонит) һәм шартлату чаралары (детонатор, ут үткәргеч шнур) өчен -  2 мең сумга кадәр,
 запаллы сугышчан граната һәм шома көпшәле утлы ау мылтыгы өчен – 1,5 мең сумга кадәр,
 көпшәсе киселгән мылтык (обрез) һәм кулдан ясалган мылтык өчен – 1 мең сумга кадәр,
 газ, пневматик һәм травматик коралны кору чарасы (патрон) өчен – 20 сумга кадәр.

 Моннан тыш, законсыз сакланылган сугыш кирәк-яраклары, шартлаткыч матдәләр һәм утлы корал турында ышанычлы мәгълүмат биргән өчен һәр төр һәм берәмлек корал буенча югарыда әйтелгәннән чыгып исәп-хисап ясала һәм шул сумманың 50 проценты күләмендә акча мәгълүмат биргән кешегә түләнелә, аерым очракларда ул сумма арттырылырга да мөмкин.

 «Ләкин корал тапшырырга теләгән кешегә урам буйлап корал күтәреп йөрергә кирәкми, чөнки ул тыела, ә бары тик «02» номеры буенча телефоннан шатлыратып хәбәр итү генә сорала һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләре коралны үзләре килеп ала», - дип кисәтеп куйды И.Халилов.

news_right_1
news_right_2
news_bot