news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республикада Укытучы елына старт бирелде
Чыршы бәйрәме кысаларында оештырылган “Спорт елыннан Укытучы елына” дигән күргәзмәдә ТР Президенты киләсе Укытучы елына старт бирде
Скопировать ссылку
(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Һәр елны Республика чыршысы бәйрәме кысаларында “Баскет-холл” фойесында узып баручы ел йомгаклары турында сөйләүче күргәзмә-экспозиция оештырыла. “Спорт елыннан Укытучы елына” дип исемләнгән быелгы күргәзмәдә 2009 елның иң мөһим 2 дистәдән артык эре проекты урын алган иде. Аларны балалар-үсмерләр иҗат үзәкләре, яшьләр-үсмерләр оешмалары һ.б. тәкъдим итте.
Кунаклар игътибарына чыгарылган экспозицияләр арасында Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елының иң яхшы спорт проекты дип табылган “Республика зарядкасы”, быел август аенда гамәлгә ашырыла башлаган “Яшьләр старты” туристлык проекты, талантлы яшьләргә ярдәм итү өчен 2009 елдан тормышка ашырыла башлаган “Кадрлар резервы”, “У руля...” проектлары да бар иде. Соңгы ике проект җиңүчеләре күргәзмә белән танышкан ТР Президенты Минтимер Шәймиевкә киләчәк планнары турында сөйләде. Алар - ТР Яшьләр хөкүмәтен формалаштыру, Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итү, киләсе җәйдә Татарстанда Яшьләрнең инновация форумын уздыру белән бәйле.
Быел Белград Универсиадасы һәм Россия студентлар язы фестивалендә эшләгән волонтерлар экспозицияләре аша үз эш нәтиҗәләре хакында хисап тотты. “Бәхетле балачак” бию ансамбленең яшь талантлары Президентка халык биюләре фестивале проектын тәкъдим итте. ТАССР ның төзелүенә 90 ел тулуга багышланган бу фестиваль киләсе елда Казанда узачак. Ә республиканың балалар-үсмерләр спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр үз казанышлары һәм остазлары эшчәнлеге турында сөйләде.
Казанның Яңа Савин районындагы 7 нче гимназия укучылары катнашында узган үзенчәлекле дәрес күргәзмәнең кульминациясе булды. Дәрестә катнашкан ТР Президенты тактага Укытучы елы башлануын үзе язып куйды. Шулай итеп, республикада киләсе Укытучы елына старт бирелде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2