Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республикада тузган торактан күчерү программасы буенча 4 меңнән артык килешү төзелгән
Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, 6 йортта төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгән, 15 объектта түбә ябалар, 16 йортта дивар өяләр.
(Казан, 22 апрель, "Татар-инфо). Тузган торак фондыннан күчерү программасы буенча, соңгы мәгълүматларга караганда, 159 мең квадрат метр торакны сатып алу буенча 4 мең 349 килешүе төзелгән. Бу – планның 89 процентын тәшкил итә.
Әлеге саннарны Татарстан Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсенә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин җиткерде.
Видеоконференция элемтә режимында үткән киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Чарада республика Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Ирек Фәйзуллин белдерүенчә, тузган торак фондының төзелеп килүче 64 объектында хәл түбәндәгечә: 6 йортта төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгән, 27сендә эчке төзекләндерү эшләре бара, 15 объектта түбә ябалар, 16 йортта диварларны төзү эше алып барыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз