news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикада транспорт предприятиеләренең 101е 3806,7 млн. сумлык керем алган

Тагын 51е 813,9 млн. сумлык чыгымга эшләгән, ә юл төзелеше предприятиеләренең 47се барлыгы 855,1 млн. сумлык керем алган һәм 12се 177,4 млн. сумлык зыян күргән

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел 7 айда республикада йөк һәм пассажир ташуда, былтыргы шушы ук вакыт белән чагыштырганда, үзгәреш күзәтелмәде. Республика буенча транспортка нисбәтле тулаем сальдоланган финанс нәтиҗә уңай – 67 млрд. сум һәм шуның 3 млрд. сумы транспорт комплексына туры килә, 0,7 млрд. сумы – юл төзелешенә. Тулаем коры җир транспорты эшчәнлегендә 600,2 млн. сум (былтыр шул ук вакыт аралыгында – 325,3 млн. сум) керем исәпләнә. Ләкин шәһәр эчендә расписание буенча транспорт хезмәте күрсәтә торган эшчәнлектә узган елгыдан керем 69 процентка кимеде: электр транспорты буенча чыгымнар 105 процентка артты, шул исәптән трамвай транспорты буенча – 94 процентка, троллейбуслар буенча – 20 тапкырга. Дөрес, башка коры җир транспорты күрсәткән хезмәт төрләре буенча  31 процентка үсеш бар (12,4 млн. сум тәшкил итте), йөк ташый торган автотранспорт буенча керем 144 процентка (597,4 млн. сум) артты һәм гомуми кулланылыштагы автомобиль юлларын эксплуатацияләү буенча - 17 тапкырга (18,4 млн. сумга якын).

 

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында “Транспорт комплексы белән кризиска каршы идарә итү” темасына үткәрелгән коллегия утырышында министр урынбасары Александр Тыгин хисап ясап, әнә шундый мәгълүматлар китерде. Татарстанстат биргән белешмәдә күрсәтелгәнчә, быел 7 айда Татарстан буенча 1172 предприятие 88418,6 млн. сумлык гомуми керем алган, 522 предприятие 21312,4 млн. сумга якын чыгымга эшләгән. Шулар арасында транспорт предприятиеләренең 101е җәмгысе 3806,7 млн. сумлык керем алган һәм 51 предприятие 813,9 млн. сум тирәсе чыгымга эшләгән, ә юл төзелеше предприятиеләренең 47се барлыгы 855,1 млн. сумлык керем алган һәм 12се 177,4 млн. сумлык зыян күргән.

 

 

 

 

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100