news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикада торак тапшыру планы 82 процентка үтәлгән

14 муниципаль берәмлек торак тапшыру буенча еллык бурычын үтәгән һәм арттырып үтәүчеләр дә бар

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). 2009 елның 10 ае нәтиҗәләре буенча Татарстанда 1,64 миллион квадрат метр торак тапшырылган, бу еллык бурычның 82 процентын тәшкил итә. Ә Дәүләт торак фонды программасы буенча 343 мең квадрат метр – планлаштырылган күләмнән 43 проценты гына тапшырылган. Бу мәгълүматлар бүген Министрлар Кабинетында Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә белдерелде.
“Ел ахырына кадәр вакыт аз калды, ә Дәүләт торак фонды тәмамларга тиешле төзелеш күләме шактый зур, - дип ассызыклады Премьер-министр. – Бигрәк тә Казанда проблемалы объектлар бар.”
ТР торак, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин 2009 елда Татарстанда 2 миллион квадрат метр торак тапшыру буенча план үтәлде, дип белдерде. “14 муниципаль берәмлек торак тапшыру буенча еллык бурычын үтәгән һәм арттырып үтәүчеләр дә бар. Шул ук вакытта социаль ипотека программасы буенча мәсьәлә ачык кала. Бары тик шул юнәлештә генә безнең еллык план үтәлмәгән”.
Министрны киләсе ел программасы да борчый. 2010 елда Дәүләт торак фонды программасы буенча 793 мең квадрат метр торак тапшырылырга тиеш, аның 417 меңе проектлау стадиясендә. “Хәзер без “төзелә башлаган” йортларны финанслауны туктаттык, кайберләренең төзелеш срогы 12 айдан артык, - дип ассызыклады Марат Хөснуллин. - Бу киләсе елга проблема тудырабыз дигән сүз”.
Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин 2009 елга планлаштырылган 14 миллиард сумның 12 миллиарды финансланган, диде. “1 декабрьгә кадәр төзелеш материалларына барлык акчаны бүлеп бирергә телибез”, - дип белдерде Т.Абдуллин.
Киңәшмәгә Рөстәм Миңнеханов нәтиҗә ясады. Килешүләр өзелгән очракта барлык подрядчылар да җавап тотарга тиеш, дип билгеләп үтте Премьер-министр. “Дәүләт торак фондына Дәүләт заказы буенча агентлык белән бергә материаллар сатып алу регламентын һәм механизмын эшләргә кирәк. Бу процедураны кыскарту зарур, - ди Хөкүмәт җитәкчесе. – Без хәзер 2009 ел планы буенча гына түгел, ә гомумән киләчәктә эшләү схемасы буенча фикер алышабыз”.
“2009 ел программасын вакытында тәмамлап 2010 елга программа әзерләргә кирәк. Дәүләт торак фонды, ТР Торак, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, муниципаль хакимият декабрьгә кадәр кайда нәрсә төзеләчәген хәл итәргә тиеш”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100