news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикада терлекләргә 12 мең тонна азык берәмлеге әзерләнгән

Бу бу бер баш шартлы терлеккә 20,2 центнер азык туры килә дигән сүз

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда терлекләргә кышкылыкка 12 мең тонна азык берәмлеге (азык берәмлеге - азык туклылыгының 1 кг солы туклыклылыгына тигез бәяләмә) әзерләнгән. Шартлы 1 баш  терлеккә 20,2 центнер азык туры килә дигән сүз. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә. 

Бу көннәрдә кукуруз уңышын җыю дәвам итә, чокырларга 586,3 мең тонна  силос салынган. Кукуруз 55,7 мең гектар мәйданда җыелган - бу фаразның 30 процентын тәшкил итә.

Искәртеп узабыз: җәен күпьеллык үләннәрдән печән һәм сенаж әзерләнгән иде. Белгечләр бәяләвенчә, быел кышкылыкка ышанычлы азык запасы булдырылган.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100