news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,75 процент

Мәшгульлек хезмәте органнарында эш бирүчеләрдән 26895 тәкъдим бар.

(Казан, 22 март, “Татар-информ”). Агымдагы елның 21 мартына халыкны эш белән тәэмин итү органнарында республика буенча рәсми рәвештә 15340 эшсез кеше теркәлгән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы. Бу, узган хисап датасы белән чагыштырганда, 160 ка ким. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчкә карата 0,75 процентны тәшкил итә.

Мәшгульлек хезмәте органнарында эш бирүчеләрдән 26895 тәкъдим бар. Бу хисап атналыгында эш бирүчеләр 3208 эш урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты - шартлыча бер урынга 0,57 кеше.

14-21 март көннәрендә 782 кеше эшсез дип табылган. Шунысын да әйтергә кирәк, эшсезләр сафына яңа басканнарның 704 е моңарчы хезмәт эшчәнлеген алып баручылар. 75 татарстанлы оешмалар ябылу яки эшчеләрнең саны һәм штаты кыскартылу сәбәпле эшсез калган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100