Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республикада «Татарстанның чиста урманнары» акциясенең көзге этабы башланды
Республикада «Татарстанның чиста урманнары» дип аталган традицион акциянең көзгы этабы башланды. Әлеге чара урманнарда уңай санитар-экологик вазгыять тудыруга юнәлтелгән. Акция кысаларында урман фонды территорияләрен каты коммуналь калдыклардан, коры-сары, чыбык-чабыктан чистарту, аншлагларны, мәгълүмат такталарын һәм ял итү урыннарын төзекләндерү эшләре башкарылачак. Мондый чараларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә, дип хәбәр итте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы.
Акциядә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең белгечләре, республика оешмалары һәм предприятиеләре, экологик берләшмәләр вәкилләре, югары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары, волонтерлар катнашачак.
«Татарстанның чиста урманнары» акциясе инде матур традициягә әйләнде, – дип билгеләп үтте урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. «Барлык теләүчеләрне акциягә кушылырга чакырам. Бергәләп киләсе буыннар өчен табигатьнең матурлыгын һәм байлыгын саклап калыйк», – дип өстәде ул.
Акциянең көзгы этабы 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерик, акциянең язгы этабы 2026 елның 20 апреленнән 20 июненә кадәр узган иде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз