Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республикада ташламалардан файдаланучылар саны арта
2010 елда федераль программа буенча ташламаларга ия булучылар саны 16,2 процентка артты.
(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 2010 елда Татарстан халкы 6,8 миллиард сумга дарулар белән тәэмин ителде. Бу, 2009 ел белән чагыштырганда, 20 процентка күбрәк. Әлеге максатларга федераль бюджеттан юнәлтелгән акча күләме 27,8 процентка үсте һәм 2,8 миллиард сумны тәшкил итте. Бу турыда бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә узган киңәшмәдә республикабызның сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, кирәкле дарулар белән тәэмин итү программасы кысаларында ташламалы рецептның уртача бәясе республикада 663,6 сум белән исәпләнде. Идел буе федераль округында бу сан – 672 һәм Россиядә – 724 сумны тәшкил итте. Бер ел эчендә федераль программа буенча ташламаларга ия булучылар саны 16,2 процентка артты. Финанс яктан чыгымлы булган 7 нозология буенча дарулар белән тәэмин итү программасын тормышка ашыру кысаларында пациентлар саны 13 процентка үсте. Аларга 1 миллиард сумга дарулар бирелде. Республика программасы буенча ташламалардан файдаланучылар саны 5,2 процентка артты. Әлеге программаны үтәүгә республика бюджеты 450 миллион сум күләмендә акча юнәлтте. Фәридә Яркәева басым ясап үткәнчә, Татарстанда республика программасы буенча ташламаларга ия булучыларның исемлеген төзү буенча зур эш бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз