Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республикада социаль ипотека буенча быел беренче масштаблы конкурс башланды
Аның гомуми йомгаклары 17-18 июнь тирәләрендә игълан ителәчәк
(Казан, 21 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Республикада социаль ипотека программасы нигезендә фатирлар сайлау буенча быел беренче масштаблы конкурс башланды. Бу программада катнашучы барлык категория (яшь гаиләләрдән кала) ТР Дәүләт торак фонды сайтындагы үзенең шәхси битенә кереп, фатирлар сайлауга заявка бирә ала.
Бу юлы Казан буенча, башлыча, Киров, Совет, Идел буе һәм Авиатөзелеш районнарында урнашкан фатирлар тәкъдим ителә. ТР Дәүләт торак фонды башкаручы директоры киңәшчесе Мидхәт Шәрифуллин хәбәрчебезгә белдерүенчә, бу йортлар әлегә төрле төзелеш стадиясендә. Дәүләт торак фонды вәкиле сүзләренә караганда, бу конкурсның гомуми йомгаклары 17-18 июнь тирәләрендә игълан ителәчәк. Фатирларны сайлауга заявка бирүчеләр, конкурсның ахырын көтмичә генә дә яңалыкларны белә ала. Һәр көн ТР Дәүләт торак фонды сайтында теге яки бу фатирны отулары, ә отучыларның шәхси битендә кайсы фатирны отуы турындагы мәгълүмат бирелә бара. Бу юлы сайланмый калган фатирлар июнь аендагы конкурска чыгарылачак. Ул чагында яңа йортлар да өстәлергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз