Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республикада шикәр җитештерү 24,6 процентка кимегән
Республикада шикәр җитештерү 24,6 процентка кимегән
(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Розалия Зәйнуллина) Бүген “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгында “Интерфакс” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат очрашуында Татарстан сәнәгать оешмаларының гыйнвар-сентябрь айларындагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Очрашуда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин һәм аның урынбасарлары Владимир Соловьев, Фәрит Туктаров, Олег Власов катнашты.
Александр Когогин әйтеп үткәнчә, быелның тугыз аенда республика оешмаларында 530118,3 млн. сумлык товар җитештереп сатылган. Бу күләмнең 31,2 проценты файдалы казылмалар чыгару эшчәнлегенә, 12,6 проценты химия җитештерү, 16,5 проценты транспорт чаралар һәм җиһазлар, 9,1 проценты нефть продуктлары, 7,4 проценты электр энергиясе җитештерү тармагына туры килә.
Сәнәгать продукциясе структурасында эшкәртүче оешмаларның активлыгы узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, 3,2 процентка арткан һәм быел ул 61,4 процент тәшкил итә. Нефть чималы өлеше исә 35 проценттан 31 процентка кимегән. Мәгълүм ки, Татарстанның сәнәгать җитештерү өлкәсендә нефть химиясе шактый зур өлешне алып тора. Быел ул 17,6 процентны, нефть эшкәртү сәнәгате 9,1 процентны били. Һәм тугыз ай дәвамында җитештерелгән химия һәм нефть химиясе продукциясе 93,5 млрд. сумга җитә. Аеруча зур күрсәткечләрне биредә “Түбән Кама нефтехим”, “Казан органик синтез”, “Түбән Кама шин” ачык акционерлык җәмгыятьләре тәэмин иткән.
Машина төзелеш тармагында республикада 132,6 млрд. сумлык продукция ясап чыгарылган. Бу күләмнең 41,7 проценты (55,3 млрд. сум) “КАМАЗ” акционерлык җәмгыяте эшчәнлегенә туры килә.
Азык-төлек сәнәгате оешмалары тарафыннан 30 млрд. сумлык продукция гамәлгә куелган. Шушы вакыт эчендә маргарин продукциясе күләме 5,5 процентка, үсемлек мае ике тапкырга, майонез 48,2 процентка, он 27,6 процентка, ярмалар 8,5 процентка арткан. Бер үк вакытта шикәр комы җитештерү 24,6 процентка кимегән. Көндәшлек булмау сәбәпле, макарон әйберләре дә 3,6 процентка азрак җитештерелгән.
Александр Когогин билгеләвенчә, бүген икътисади үсеш шартларына бәйле рәвештә, министрлык алдына зур бурычлар куела. Алга таба үзгәрешләр икътисади үсеш ноктасы булган нефть химиясе продукцияләре һәм машина төзелеше тармагында көтелә. Якынча фаразланганча, 2010 елга Татарстанда автомобиль төзелеше 40 процентка җитәргә мөмкин. Бу максаттан төп көчләрне “КамАЗ” һәм “Северсталь-авто” компанияләре тирәсенә туплау, автомобиль сәнәгатендә эшләүче кече оешмалар санын арттыру планлаштырыла. Шулай ук Владимир Соловьев сүзләренә караганда, “Газпром” ачык акционерлык җәмгыятенең яңа газ үткәргечләр буенча оештырылган программаларында катнашучы оешмалар үсешенә игътибар юнәлтеләчәк. Әйтергә кирәк, республикадан бу программада Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводы, “Казан компрессор машиналары” һәм башка кайбер оешмалар катнаша. Шулай ук нефть химиясе продукциясен 2010 елга 150 млрд. сумга җиткерү күздә тотыла. 2006 ел белән чагыштырганда, 1,5 тапкырга артачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз