news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республикада үсемлек майлары җитештерү күләме үскән

2009 ел нәтиҗәләре шул хакта сөйли

(Казан, 31 март, “Татар-информ”). Илнең система формалаштыручы предприятиеләре исемлегенә кертелгән “Нәфис” компанияләр төркеме икътисади авырлыклар шартларында узган 2009 елга нәтиҗәләр ясады.
Аннан күренгәнчә, кыенлыкларга карамастан, биредә товар продукциясен сатудан, хезмәтләрдән алынган керем, 2008 елга караганда, 16 процентка арткан. Компанияләр төркеме барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 1,15 млрд. сумлык салымнар түләгән. Хезмәт җитештерүчәнлеге 18 процентка күтәрелгән.
Ел дәвамында иң югары күрсәткечләрне “Казан май сыгу заводы” биргән. Биредә үсемлек майларын җитештерү, 2008 елга караганда, 67 процентка үскән (109,3 мең тонна).
“Казан май комбинаты”нда азык максатлары өчен 29,5 мең тонна үсемлек мае җитештерелгән (18 процентка күбрәк). Майонез җитештерү күләме -53,2 мең тоннага, кетчуп җитештерү- 8,6 мең тоннага җиткән.


news_right_1
news_right_2
news_bot