Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республикада сөтне уртача 27,09 сумга сатып алалар
Хәзер барлык районнарда диярлек халыктан бер литр сөтне 20 сумнан җыялар.
(Казан, 8 декабрь, "Татар-информ"). Татарстанда 2016 елның 7 декабренә сөтнең уртача сатып алу бәясе бер килограммга 27, 09 сум тәшкил итә, бу күрсәткеч 2015 елның шушы чорына караганда 5,09 сумга күбрәк. Мондый мәгълүматны бәяләргә атналык мониторинг йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре бирде.
Бүгенге көнгә трейдерлар Татарстандагы сөт базарының 40 процентка якынын тәшкил итә. Алар җитештерүчеләр, фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан продукция сатып алып. Зур партияләр туплап, трейдерлар сөтне суыта, чистарта, шуннан соң аны сөт эшкәртү предприятиеләренә озата.
Хәзер барлык районнарда диярлек халыктан бер литр сөт 20 сумнан сатып алына. «Горизонт» ҖЧҖ, «Фаворит» ҖЧҖ, «Агромол» ҖЧҖ кебек трейдерлар хосусый сектордан сөтне 23 сумнан артыгракка да сатып алалар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре әйтүенчә, трейдерлар белән шундый мөнәсәбәтләр урнаштыру шәхси ярдәмче хуҗалыкларга сөт бизнесын нәтиҗәле алып барырга һәм бу эшне алга таба үстерү буенча планнар корырга ярдәм итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз