Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республикада ОРВИ һәм гриппка каршы препаратларга бәяләр күтәрелмәячәк
Татарстан ОРВИ һәм грипп авыруларына каршы тору өчен дарулар белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Республикада ОРВИ һәм гриппка каршы препаратларга бәяләр күтәрелмәячәк
Татарстан ОРВИ һәм грипп авыруларына каршы тору өчен дарулар белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителгән.
(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Татарстан ОРВИ һәм грипп авыруларына каршы тору өчен дарулар белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителгән. “Таттехмедфарм” складларында даруханәләрне һәм медицина учреждениеләрен тәэмин итү өчен вируска каршы препаратлар саны җитәрлек, дип белдерде бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында узган матбугат конференциясендә “Таттехмедфарм” предприятиесенең планлаштыру һәм дарулар белән тәэмин ителешне кординацияләү идарәсе башлыгы Фәридә Леонтьева.
Аның сүзләренә караганда, “Таттехмедфарм” даруханәләре складларында 6 миллион сумга дарулар запасы бар. Препаратлар арасында “Арбидол” – 6 мең, “Ингаверин” – 5 меңнән артык, Интерферон – 2 мең 500, Тамифлю – 1 мең 440 төргәк, битлекләр 1,5 миллион санда исәпләнә.
200дән артык медицина учреждениесен тәэмин итү өчен шулай ук дарулар запасы җитәрлек күләмдә булдырылган. 15 октябрьгә булган мәгълүматка караганда, дәвалау-профилактика учреждениеләре 1,5 миллион сумга дарулар белән тәэмин ителгән. Складларда хастаханәләр өчен 13 мең төргәк “Арбидол”, 6 мең төргәк “Кагоцел”, 1600 төргәк “Гриппферон”, 2300 төргәк “Интерферон”, 800 төргәк “Тамифлю” саклана. Халыкка берәмләп сату өчен складларда шулай ук дарулар бар. Җитештерү белән шөгыльләнә торган даруханәләр дә өлкәннәр һәм балалар өчен “Антигриппин” порошогын җитештерә. Даруларның 80 проценты яшәү өчен кирәкле һәм мөһим булган дарулар исемлегенә кертелә, шуңа күрә аларга бәяләр дәүләт тарафыннан көйләнә.
Кирәкле даруның даруханәләрдә булуы турында мәгълүматны фармация өлкәсендә мәгълүмат Үзәгенә - 003, 278-72-48 - “кайнар линия” яки 8-9600-3-10-003 телефонына шалтыратып яки СМС җибәреп алып була. Шулай ук дарулар турында мәгълүмат www.apteka.rin.ru һәм www.farm.tatar.ru сайтларында урнаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз