news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республикада нефть чималын исәпләү комплексы төзеләчәк

Республикада нефть чималын исәпләү комплексы төзеләчәк

(Казан, 26 октябрь, “татар-информ”, Розалия Зәйнуллина) 2011 елга республикада нефть-газ чималын үлчәү буенча комплекс төзеләчәк. Бу хакта бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Фәрит Туктаров “Интерфакс” мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат очрашуында хәбәр итте.

“2011 елга Россиянең барлык нефть компанияләренә нефть-газ чималын исәпләү приборлары белән тәэмин итү бурычы куела. Кызганычка каршы, Россия Федерациясе нефть-газ комплексында исәпләү мәсьәләсенә аз игътибар биреп килде. Бездә нефть чыгару метрологик тәэмин итү системасы, нефтьне исәпләү приборлары белән тәэмин ителмәгән. Шуңа да Татарстан “Татнефть” компаниясе базасында Новосуксинск нефть чыганакларыны җирлегендә федераль дәрәҗәдә нефтьне үлчәү комплексы төзү тәкъдиме белән чыкты. Ул Россия нефтьчеләрен генә түгел, хәтта БДБ илләрендә эшләүче компанияләр өчен дә хезмәт күрсәтәчәк”, - дип сөйләде Фәрит Туктаров.

Әлеге максатлардан РФ Сәнәгать һәм энергетика министрлыгы ярдәме белән проект документларын эшләүгә 30 млн. сум акча бирелгән. Төзелеш 2011 елга тәмамланыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot