news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республикада Морат Сираҗинның дуңгызларын ату очрагы буенча җинаять эше кузгатылган

Полиция хезмәткәрләре сирәк очрый торган нәселле дуңгызларны үтерүчеләрне эзли.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Светлана Белова). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына билгеле булганча, Татарстанда фермер Морат Сираҗинның Венгерская Мангалица нәселле дуңгызларын ату очрагы буенча җинаять эше кузгатылган дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Максим Костромин.

Җинаять эше "Кеше милкен юкка чыгару" маддәсе буенча кузгатылган. Хәзер полиция хезмәткәрләре сирәк очрый торган нәселле дуңгызларны үтерүчеләрне эзли.

Искәртеп үтик: 3 октябрьдә Морат Сираҗинның үтерелгән дүрт дуңгызын фермер хуҗалыгы территорисендә түгел, ә бистәнең төрле урыннарыннан тапканнар иде. Аларга 16 калибрлы шома көпшәле коралдан атканнар.

Элек фермер гаризасы буенча тикшерү эшләрен республика прокуратурасы да башлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot