news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикада милли мәгариф буенча һөнәр үзләштерә алачаксыз — Энгель Фәттахов

Министр КФУның укытучылар әзерләүдән тулысынча канәгать түгеллеген белдерде.

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Мәгариф өлкәсендә бүген төп мәсьәлә – ул укытучылар әзерләү. Республиканың киләчәк язмышы – алар кулында. Татарстан Премьер-министры урынбасары – республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бүген Казанның 90 нчы номерлы гимназиядә узган парламент дәресендә шундый фикер җиткерде.

“Дөресен әйтик, укытучылар әзерләү буенча бездә хаталар да булды. Элек педагогия институты бар иде. Хәзер ул Казан федераль университеты составында. Чаллыда да укытучылар әзерли торган югары уку йорты бар. Әмма бу өлкәдә чишеләсе мәсьәләләр җитәрлек. КФУның укытучылар әзерләвеннән без тулысынча канәгать түгел. Укучыларда, укытучыларга караганда, мәгълүмат күбрәк. Шул укучыларга туры килерлек укытучылар әзерләүне без әле тулысынча башкара алмадык”, – диде министр.

Укучының мин республикада милли мәгариф буенча укытучы һөнәрен ала алачакмынмы дигән соравына ул: “Соңгы елда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов катнашында бу өлкәдә бик күп эшләр алып барыла. КФУда уңай якка үзгәрешләр бар. Шуңа күрә тулы ышаныч белән әйтә алам: милли мәгариф буенча укытучы һөнәрен республикада ала алачаксыз”, – дип җавап кайтарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100