Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республикада мәктәп укучыларының 47 проценты көнгә ике тапкыр туклана ала
Аларның саны өч ел дәвамында 45 меңләп артты, - ди баш дәүләт санитария табибы.
(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Татарстанда көнгә ике тапкыр туклана алучы мәктәп укучылары саны 47 процентка җитте. Бу хакта Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарә җитәкчесе, Татарстанның баш дәүләт санитария табибы Марина Патяшина әйтте.
"Республикада мәктәп укучыларының 47 проценты көнгә ике тапкыр туклана ала. Ә Татарстанның 14 муниципаль берәмлегендә бу күрсәткеч 100 процентка да җитә", - диде ул.
"Шулай да Алабуга һәм Минзәлә районнарында инде ничә ел дәвамында мәктәп балаларының 5 һәм 9,5 проценты гына ике тапкыр ризык белән тәэмин ителә, ә Яр Чаллы шәһәрендә -13 процент. Зур шәһәр өчен бу түбән күрсәткеч", - диде Марина Патяшина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз