Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республикада мәктәп укучылары бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк этабы башланды
Аларда олимпиадаларның муниципаль этабында җиңгән укучылар катнаша
(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). 2015 елның 13 гыйнварыннан 8 февраленә кадәр “Петровский” бистәсендә урнашкан “Регина” кунакханәсендә мәктәп укучыларының астрономия, инглиз, француз, немец, рус, татар телләре һәм әдәбияты, биология, физика, химия, география, математика, сәнгать (дөнья сәнгате мәдәнияте), информатика, тарих, тормыш иминлеге нигезләре, җәмгыять белеме, физик тәрбия, экономика, экология буенча бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этабы уза. Аларда муниципаль этапта җиңү яулаган укучылар көч сыныша.
Бүген, ягъни 14 гыйнвар көнне француз теле буенча олимпиада ачылды. Анда Түбән Кама, Саба, Әлмәт, Биектау районнарыннан һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән 23 укучы катнаша. Француз теле буенча олимпиада ике турда үткәрелә: язмача һәм телдән. Язмача тур аудирование, язма текстны аңлау, лексик-грамматик тест эшләү һәм хат язудан тора. Телдән җавап бирүгә корылган өлештә укучылар алдында уй-фикерләрен француз телендә җиткерү бурычы тора. Әлеге фән буенча олимпиада нәтиҗәләре 16 гыйнвар көнне ясалачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз