news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республикада кискен эчәк авырулары булган кешеләр саны 4 процентка арта

12-18 март көннәрендә Татарстан шәһәрләрендә кискен эчәк авырулары 388 кешедә күзәтелгән

(Казан, 19 март, “Татар-информ”). 12-18 март көннәрендә Татарстан шәһәрләрендә кискен эчәк авырулары 388 кешедә күзәтелгән. Аннан алда килгән атна белән чагыштырганда, кискен эчәк авырулары белән чирләүчеләр саны 4 процентка арта. Бу турыда кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot