news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикада киләсе ел уңышы өчен ашлама туплау дәвам итә

Бүгенгә тупланган ашлама күләме бер гектарга 18 кг тәшкил итә.

(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстанда 2016 елның 17 ноябренә 51,8 мең тонна ашлама тупланган. Бу бер гектарга 18 кг ашлама туры килә дигән сүз. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында шул хакта хәбәр ителгән.

Шушы көнгә иң күп күләмдә ашлама туплаган район – Тукай муниципаль районы - анда ул бер гектарга 49,1 кг туры килә. Аннан кала Сарман районы – бер гектарга 49 кг, Зәй районында – 45 кг, Мөслим районында – 26,7 кг, Әлки районында – 22,1 кг, Нурлат районында – 21,8 кг, Түбән Кама районында – 20,2 кг.
 
Шул ук вакытта кайбер районнарда минераль ашламалар әлегә аз күләмдә тупланган, шулар арасынннан: Әлмәт районында – 10,3 кг, Чирмешән һәм Кайбыч районнарында – һәркайсы 10,1 кг, Бөгелмә районында – 9,8 кг, Аксубай районында – 9,2 кг, Әгерҗе районында – 7,7 кг, Яңа Чишмә районында – 7,6 кг, Кама Тамагы районында – 6,3 кг.
 
Минераль ашламалар сатып алу эше Әтнә муниципаль районында яхшы куелган, монда 2016 елның 1 ноябреннән алып гектарга 14 кг ашлама тупланган. Шулай ук Тәтеш районында – 7,9 кг, Актаныш һәм Буа муниципаль районнарында – һәркайсында 7,7 кг.
 
Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең ашламага ихтыяҗлары зур булуга да карамастан, ноябрь аенда аларны сатып алу эше кайбер районнарда оештырылмаган.  Югары Осланда 13,9 кг тупланган, Алабуга районында – 13,6 кг, Зеленодольск районында – 12,7 кг, Алексеевск районында – 12,6 кг, Чистай районында – 11,6 кг, Минзәлә районында – 11,4 кг, Әлмәт районында – 10,3 кг, Аксубай районында – 9,2 кг һәм Кама Тамагы районында – 6,3 кг. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100