Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республикада кич белән 20 градуска кадәр суык булуы көтелә
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының киңәшләре
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 3 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы территориясендә 2017 елның 3-4 гыйнварларында һава температурасы кич белән ул 18-20 градуска кадәр төшәчәк. Бу хакта Татарстанның гидрометеоүзәге хәбәр итә.
Һава торышының кинәт суытуы белән бәйләп Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы түбәндәгеләрне киңәш итә:
- әһәмияте зур булмаган очракта шәхси автотранспортка утырып юлга чыкмаска;
- сәяхәттә юл кырында ялгыз машина очраса, туктап, ватылуның сәбәбен ачыкларга; зыян күрүче булса, ярдәм күрсәтергә; тиешле органнарга хәбәр итәргә;
- балаларны урамга өлкәннәрдән башка чыгармаска;
- кеше нык туңган очракта иң нәтиҗәле ысул – ул кешене җылы душка кертү, җылы кием бирү, кайнар эчемлекләр эчертү;
- кеше туңган очракта, аны 1-2 сәгать яхшылап җылытырга. Зыян күрүченең хәле яхшырмаса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә;
- спиртлы эчемлекләрне эчу катгый тыела. Бу кешенең зиһене чуалуга һәм аның организмының туңуына гына китерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз