Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республикада күп фатирлы йортларның 41 проценты эскроу-счетларсыз төзелә
Илшат Гыймаев Татарстанда киләчәктә алданган өлешчеләр проблемасы килеп чыкмас дип ышандырды.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүгенге көндә республикада күп фатирлы йортларның 41 проценты эскроу-счетларсыз төзелә.
Бу турыда Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте.
«Бездә төзелеш мәйданының 41 проценты иске кагыйдәләр буенча төзелә. Бу — 800 мең квадрат метр тирәсе. Калган 59 проценты эскроу-счетлар белән проект финанславы аша төзелә», — диде Илшат Гыймаев.
Министр урынбасары сүзләренчә, проект финанславыннан башка төзелгән биналар да республика хакимияте контролендә тора. Ул Татарстанда киләчәктә алданган өлешчеләр проблемасы килеп чыкмас дип ышандырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз