news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикада көнбагыш уңышы рейтингы (районнар исемлеге)

Көнбагыш уңышы 10 центнердан артса гына файдасы бар — белгеч.

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Республикада көнбагыш уңышын җыю дәвам итә. Татарстанда быел 110327 гектарга чәчелгән көнбагышның авыл хезмәтчәннәре 93177 гектарын урган. Бу барлык мәйданның 84 проценты. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, төбәктә суктырылган көнбагышның гомуми күләме 124,4 мең тонна. Уңыш исә гектарыннан уртача 13,4 центер чыга. Узган ел уртача уңыш гектардан 14,8 центнер булган.

Быел көнбагыштан иң күп уңыш алучы районнар арасында Буа, Теләче, Апас бар. Буада уңыш 26,6 центнер, Теләчедә 22,1 центнер, Апаста 19,9 центнер тәшкил итә.

Түбән уңыш алучылар исәмлеген Менделеевск — 6 центнер, Югары Ослан – 7,7 центнер, Тукай— 8 центнер, Лаеш—9 центнер, Бөгелмә — 9,2 центнер тәшкил итә. Калган районнарда исә уңыш гектарыннан 10 центнердан артык чыга.

Буа районы: "Көнбагышның уңышы гектарыннан 10 центнерга артса гына файдасы бар"

Буа районы авыл хуҗылыгы һәм азык –төлек идарәсе җитәкчесе Радик Даутов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына билгеләп үткәнчә, көнбагышның уңышы гектарыннан 10 центнерга артса гына матди яктан файдасы бар. Буада быел көнбагышны 1,5 мең гектарга чәчкәннәр. Орлыкларны сатып ала торган компания аларга көнбагышны чәчүдән алып җыеп алганга кадәр ярдәм итә. Сортларның исә иртә өлгерә торганын сайлыйлаганнар. “Безнең район өчен бу мәйдан зур түгел, билгеле. Елдан-ел көнбагыш басулары арта бара, күпчелек фермерлык хуҗалыклары бу эш белән шөгыльләнә. Әгәр файдасы булмаса, фермерлар аны чәчмәсләр иде. Әгәр уңыш 10 центнер булса, аның файдасы юк, ә безнеке кадәр чыкканда зур”, - диде әңгәмәдәшебез. Киләсе елга Буа районында көнбагыш мәйданнарын 2,5 мең гектарга кадәр җиткерергә ниятлиләр.

Тукай районы: "Хуҗалыклар техник яктан әзер түгел"

Тукай районы авыл хуҗылыгы һәм азык –төлек идарәсе җитәкчесе Хәйдәр Сабитов сүзләренчә, районда быел көнбагышны беренче тапкыр 400 гектар мәйданга чәчкәннәр. Әлеге культура белән шөгыльләнергә ниятләгән хуҗалык техник яктан әзерләнеп бетмәгән һәм барлык технологияләрне дә файдаланып эшләмәү сәбәпле, уңыш шундый түбән, дип аңлатма бирде Хәйдәр Сабитов “Татар-информ”га.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100