news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикада иммунопрофилактика мәсьәләләре буенча консультацияләр үтә

Бердәм иммунизация атнасы алдыннан Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсендә иммунопрофилактика мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады.

Республика халкыннан шалтыратулар 29 нчы апрельгә кадәр 10:00 дән 16:00 гә кадәр кабул ителәчәк.

+7(843)238-96-84, +7(843)238-52-11 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип хәбәр ителә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе рәсми сайтында.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100