news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республикада эшче һөнәрләрен популярлаштыруга багышланган проектлар конкурсы үткәрелә

Конкурска гаризалар 14 мартка кадәр кабул ителә

 (Казан, 9 февраль, “Татар-информ”). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы көллият һәм техникум коллективлары арасында укучыларны һөнәри ориентацияләү буенча иң яхшы проектларга конкурс игълан итә. Бу чара мәктәпне тәмамлаучылар арасында эшче һөнәрләрен популярлаштыру һәм укучыларны һөнәри ориентацияләүдә иң яхшы практикаларны ачыклау һәм аларга булышу максатыннан үткәрелә.

Катнашу өчен гаризалар 14 мартка кадәр ТР Мәгарифне үстерү институтында (Казан шәһәре, Зур Кызыл ур., 68нче йорт, 108нче кабинет) басма рәвештә; nmc16@bk.ru адресы электрон электрон рәвештә кабул ителә, диелә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot