Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республикада ел саен дару чималыннан 60 тоннадан артык чәй сату ниятләнә
Татарстан кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге базасында «Татарстанның урман үләннәре» кооперативы төзелде
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Республикада ел саен дару чималыннан 60 тоннадан артык чәй сату ниятләнә. Татарстан кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге базасында «Татарстанның урман үләннәре» кооперативы төзелде, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Предприятиянең үзенең бердәм фирма стиле бар, товарларның һәр төркеме өчен бренд-басма төзелгән. Үләннәр җыелмасының рецептлары яңадан эшләнгән. Мәсәлән, «Татар чәе» кара карлыган һәм җир җиләге яфракларыннан, миләш, мәтрүшкә, юкә, бөтнек, кычыткан, кипкән алма, өрек җимеше җыелмаларыннан тора. Аны физик эшләр эшләгәннән соң һәм нервларны тынычландыру өчен, шулай ук йогышлы хроник авырулар белән авырганда кулланырга тәкъдим ителә. Ассортиментта барысы 30 төрле үлән җыелмасы булырга тиеш. Елга 60 тоннадан артык продукция төргәкләп сату планлаштырыла.
«Төргәкләнгән продукцияне ТР сәүдә челтәрләрендә сатарга уйлыйбыз. Шулай ук чәй кибетләре һәм элиталы spa-салоннар белән дә сөйләшүләр алып барабыз. Безнең продукция кулдан җыела, сыйфатлы һәм бик чиста. Ассортиментта каен себеркеләре дә бар. Хәтта мунча юнәлешендә махсус фирма стиле дә эшләнде», - ди «Татарстанның урман үләннәре» кулланучылар кооперативының баш хисапчысы Роман Дәүләтшин.
Ваклап сатудан тыш, күпләп сату да оештырылган. Пензага, мәсәлән, 1,5 тонна нарат һәм каен бөреләре җибәрелгән. Краснодарга 1 тонна сары мәтрүшкә (зверобой), карлыган яфрагы һәм мәтрүшкә җибәрү планлаштырыла. Петербург һәм Барнаул белән кызыл һәм кара миләш сатту турында сөйләшүләр алып барыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз