news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикада ел ахырына кадәр тагын ике балалар технопаркы ачылачак

Балаларның талантларын ачу – барлык уку йортларының беренчел бурычы, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Республикада сәләтле балалар белән эшләүгә җитди игътибар бирелә, дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советында Еллык Юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

«Талантлар белән идарә итү стратегиясендә төрле ярдәм программалары тормышка ашырыла: «Алгарыш» прграммасы, махсус стипендияләр билгеләү; «Созвездие -Йолдызлык», «Студентлар язы», «Сәләт» кебек төрле форум һәм фестивальләр оештыру; «Кадрлар резервы», «Президент академиясенең җәйге кампусы» проектлары һәм башкалар; шулай ук яшьләр инновацион иҗат үзәкләре булдырылды», – дип сөйләде ул.

Чаллының яшь талантлары аеруча балаларның «Кванториум» технопаркын үз иткән. Ул IT-парк базасында Татарстан КАМАЗ автогиганты ярдәме белән ачылган. «Ел ахырына кадәр тагын ике мәйдан – Түбән Камада һәм Әлмәттә технопарклар ачылачак. Балалар технопарклары республикада ихтыяҗ булган яңа һөнәрләрне үзләштерүдә үзәк булып торырга тиеш», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

"Балаларның сәләтен ачу, иҗади яктан да, гамәли яктан да – безнең мәктәпләрнең һәм өстәмә белем бирү оешмаларының беренчел бурычы булырга тиеш. Һәр бала үзенчә талантлы. Иң мөһиме, яшь татарстанлының потенциалын вакытында ача белергә һәм аны гамәлгә ашыру өчен шартлар тудырырга кирәк», – дип өстәде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100