news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикада экстремизмга каршы айлык башланды

Айлык планы Татарстан Президенты тарафыннан расланган

 (Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда "Экстремизмга - юк!" дип аталган айлык башланды, ул инде 4 нче мәртәбә үткәрелә һәм 30 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту, экстремизмга һәм террорлыкка каршы чаралар күрү, иҗтимагый фикер булдыру максатыннан уздырыла торган айлык планы Татарстан Президенты тарафыннан расланган.

Айлык кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте чарлар уздыра, аерым алганда республика мәчетләрендә Идел буе татарлары мирасына һәм аларның гореф-гадәтләренә, җәмгыятьтә экстремизм килеп чыкмасын өчен башкарыла торган гәмәлләргә багышланган вәгазьләр сөйләнеләчәк, мөселман уку йортлары арасында "Экстремизмга - юк! Спортка - әйе!" ("Экстремизму - нет! Спорту - да!") шигаре астында спартакиада үткәреләчәк, төрле дин вәкилләре катнашында велоузыш оештырыла, дип хәбәр итә ТР мөфтиятенең матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100