news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикада давыллы җил вакытында 13 машина җимерелгән, 29 агач ауган

Бер көн эчендә ашыгыч хезмәтләр чакыру өчен бердәм 112 номерына 250дән артык хәбәр килгән.

Республикада давыллы җил вакытында 13 машина җимерелгән, 29 агач ауган
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда көчле җил вакытында 13 автомобиль зыян күрде һәм 29 агач ауды. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Көндезге сәгать унбердән башлап ашыгыч хезмәтләрне чакыру өчен 112 бердәм номерына көчле җил белән бәйле гадәттән тыш хәл турында 250дән артык хәбәр килде. Мәсәлән, 26 меңнән артык кеше яшәгән 75 торак пунктта электр белән тәэмин итү өлешчә өзелгән. Хәзерге вакытта 9 торак пунктта ут юк, аларда 11 меңнән артык кеше яши.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, республикада давыллы җил аркасында берничә бинаның түбәсе каерылган. Казанда Дементьев һәм Каучук урамнарындагы биналарның, шулай ук Әгерҗедәге Пенсия фонды һәм республиканың Әтнә районындагы мәктәп түбәләре җимерелгән.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100