news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикада даруларны курьер аша өйгә китерүне оештырырга планлаштыралар

Яңа елдан даруханәләрдән рецептсыз сатыла торган препаратларны өйгә китертү мөмкинлеге карала.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Татарстанда 2021 елда өйгә рецептсыз даруларны курьер аша китерүне оештырырга планлаштыралар. Бу хакта «Таттехмедфарм» генераль директоры Олег Акберов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында хәбәр итте.

«Бу мөмкин эш, әмма кайбер законнарга үзгәрешләр кертергә кирәк. Чөнки препаратларны җибәрү буенча чикләүләр күп, рецепт буенча гына бирелә торган дарулар бар. Әмма рецептсыз сатыла торган препаратлар да бар — без моның өстендә эшлибез. Яңа елдан даруханәләрдән рецептсыз сатыла торган препаратларны өйгә китерүне оештырырга телибез», — диде Олег Акберов.

Моның өчен транспорт хезмәте күпмегә төшәчәген һәм салкында сакланырга тиешле препаратларны ничек китереп булачагы турында уйларга кирәк.

Олег Акберов белән интервьюның тулы версиясе sntat.ru сайтында урнаштырылачак. Видеоверсиясе белән «Татар-информ» агентлыгының YouTube каналында танышырга мөмкин. Әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар «Татарстан 24» телеканалында «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне — 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100