news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Республикада даруларга бәяләр тотрыклылана
2009 елның май-декабрь айларында дарулар бәяләренә өстәлмәләр 22-19 процент белән исәпләнгән
Скопировать ссылку
(Казан, 17 март, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 2009 елда Татарстанда сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе үткәрә торган мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, узган елның гыйнварында амбулатор челтәрдә дару препаратларына бәяләрнең артуы теркәлгән. Март-апрель айларында инде даруларга бәяләрнең тотрыклылана баруы күзәтелгән. Чит илләрдә җитештерелгән даруларга бәяләр 11,79 процентка арткан, илебездә җитештерелгән дару препаратларына бәяләр исә нибары 5,44 процентка күтәрелгән. Бу турыда бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә узган киңәшмәдә сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе фармация эшчәнлеген контрольдә тоту бүлеге башлыгы Зәйнәп Хәсәнова белдерде.
Аның сүзләренә караганда, амбулатор һәм стационар челтәрләрдә дарулар бәяләренә мониторинг 2009 елның маеннан үткәрелә. Аны уздыру өчен идарә он-лайн режимында мәгълүматны дистанцион шартларда кертергә мөмкинлек бирә торган махсус программаны эшкә җигә. Мониторинг субъекты булган дәвалау учреждениеләре һәм даруханәләр дарулар бәяләре һәм ассортименты турында мәгълүматны шул программага кертә. Нәтиҗәдә фармация базары субъектлары даруларга бәяләрне формалаштыру проблемасына ныграк игътибар бирә башлый.
Шул мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 2009 елның май-декабрь айларында дарулар бәяләренә өстәлмәләр 22-19 процент белән исәпләнгән. Республикада сәүдә өстәлмәләре Россия буенча иң түбән булган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot